Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 декабрь 2019, 22:30

Мәктәпләрдә ял үзәге булырмы?

Киров өлкәсе губернаторы авыл мәктәпләрен ял итү үзәкләре итеп үзгәртергә тәкъдим итте.

Киров өлкәсе губернаторы авыл мәктәпләрен ял итү үзәкләре итеп үзгәртергә тәкъдим итте.
Игорь Васильев авылны үстерү һәм авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү мәсьәләләре каралган утырышта Русиянең авыл мәктәпләрен мәдәни-мәгариф һәм спорт үзәкләре һәм “Мәгариф” һәм “Демография” милли проектлары буенча мәгълүматны, шулай ук авыл территорияләре үсеше буенча дәүләт программаларын туплау урыннары итеп үзгәртергә тәкъдим итте.
Киров өлкәсендә эшләнгән проект буенча, ул үзәкләрдә иртән балалар укыса, кичләрен әти-әниләр һәм балалар бергә гаилә белән ял итәр.
Беренче мондый үзәк 2020 елда Нолинскта эшли башлый ала. Васильев өлкәдә бу проектны тормышка ашыруда ярдәм итәрлек дәүләт-шәхси партнерлыгы буенча партнер бар дип тә белдергән иде.
Төбәк хөкүмәте мәгълүматларына караганда, мәктәпләрдә бассейннар ясау, концерт һәм спорт залы, сәнгать мәктәбе, кинотеатр һәм башка авыллардан йөреп укучы балалар өчен тулай торак булдыру күз уңында тотыла.
В.Путин бу проект белән танышкач, аны хуплады, “тик белем бирү процессына каршы килерлек булмасын” дип губернаторга бу мәсьәләне игътибардан ычкындырмаска кушты.
Алсу төхвәтуллина.
Чыганак: ТАСС.
Фото: m.kirov.online

Автор : Тухватуллина Алсу
  • Читайте нас: