Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 декабрь 2019, 09:05

Полилингваль мәктәпләрнең җитәкчеләре семинарга җыелды

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Мәгариф белгечләре полилингваль мәктәпләрне үстерү концепциясе турында фикер алышты.

24-25 декабрьдә Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында полилингваль күппрофильле гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укытучылары өчен проект семинары үткәрелде. Мәгълүм булуынча, мондый мәктәпләр республикада Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында барлыкка килде.
Семинарда катнашучылар Русия Федерациясе Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте гамәли икътисад тикшеренүләре институтының Проектлы һәм санлы мәгарифне үстерү үзәге директоры Павел Рабинович һәм аның ярдәмчесе Кирилл Заведенский җитәкчелегендә полилингваль күппрофильле гомуми белем бирү оешмаларын үстерү концепциясе проектын карады һәм әлеге концепцияне тормышка ашыру механизмнарын билгеләде.

Ике көнлек семинар республика территориясендә полилингваль гомуми белем бирү оешмалары челтәрен үстерү модельләрен бергәләп эзләү һәм эшләү өчен профессиональ мәйданчык булды.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: