Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар 2020, 12:06

Путин: Югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттырырга

#ВладимирПутинРусия Президенты Владимир Путин югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттырырга, бу урыннарны төбәк югары уку йортларына, нәкъ менә бүгенге көндә табиблар, педагоглар, инженерлар җитми торган территорияләргә өстенлекле тәртиптә бирергә тәкъдим итте.

“Әлбәттә, кабул итү саннарын арттыру гына түгел, ә бизнес, эш бирүчеләр катнашлыгында төбәкләрдә университетларны һәм югары уку йортларын үстерү белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Студентлар заманча белем алсын, үзләренең кече ватанында уңышлы карьера ясасын өчен аларның уку-укыту, тикшеренү һәм социаль инфраструктураларын ныгыту, төбәк югары уку йортлары педагогларын даими әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү системасын ныгытырга кирәк”, — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы Федераль җыелышка Юлламасында.
Владимир Путин фикеренчә, югары уку йортлары хезмәт базары таләпләренә, яңа һөнәрләр барлыкка килүгә җавап бирергә тиеш.
“Икенче курстан соң студентларга яңа юнәлеш яки уку программасын сайлап алу мөмкинлеге бирергә кирәк, дип саныйм. Моны җайга салу җиңел түгел, әмма эшләргә кирәк. Талантлы һәм лаеклы кешеләр дәүләт үсешендә әһәмиятле, лидерлык ролен уйнасын өчен без “Русия – мөмкинлекләр иле” проектын эшкә куштык. Хәзер инде 3,5 миллионнан артык кеше аның конкурс һәм олимпиадаларында катнашты. Һәм бу система алга таба да үстереләчәк”, — диде Президент.
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: