Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 гыйнвар 2020, 23:00

Элекке мәгариф министры Гөлназ Шафикованы эштән җибәргәннәр

2020 елның 25 гыйнварыннан Башкортстан Мәгарифне үстерү институты директоры, элекке мәгариф министры Гөлназ Шафикова белән хезмәт килешүе өзелде.

Приказга ярашлы, 24 гыйнвар – аның институттагы соңгы эш көне. Эштән китүнең төп сәбәбе – хезмәт килешүе срогының тәмамлануы.
“Финанс документларга кул куярга хокукы булган ректор вазифаларын башкару приказ нигезендә вакытлыча проректор Альберт Ташбулатовка йөкләтелгән. 25 гыйнвардан алып аның хезмәт хакына өстәмә түләүләр дә каралган”, - дип яза “Медиакорсеть”.
Гөлназ Шафикова 2015-2018 елларда төбәктәге Мәгариф министрлыгын җитәкләвен хәтерлисездер. 2018 елның декабрь аенда ул Мәгарифне үстерү институты директоры итеп тәгаенләнде. Аннан алда түрә, социаль челтәрләрдә хаталы постлар язып, грамотасыз министр буларак “дан казанган” иде. Грамматик хаталы постларын ул соңрак җуйды, әлбәттә, әмма аларны би-и-и-к күп кеше укып өлгерде шул.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: