Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2020, 18:50

Башкортстан укытучыларына 50 мең сум премия

Акчалата бүләккә имтиханда 100 балл алучыларны әзерләгән педагоглар ия булачак.

Башкортстан укытучыларының хезмәтен бәяләүче яңа кызыксындыру чаралары уйлап тапканнар. Имтиханда 100 балл җыючыларны әзерләгән өчен алар 50 мең сум акча алырга мөмкин.

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбировның “Бердәм дәүләт имтиханы буенча максималь балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән Башкортстан Республикасы мәгариф оешмалары укытучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү турында”гы Указы проектында әйтелә. Документ төбәк Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

"Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме агымдагы елда укытучы әзерләгән чыгарылыш сыйныф укучылары санына бәйле түгел, һәм ул укытучыга 50 мең сум күләмендә билгеләнә. Бер тапкыр бирелә торган акча, алдагы елларда әлеге түләүне алуга карамастан, барлык укытучылар өчен билгеләнә”, — дип ачыклык кертелә документ проектында.

Әлеге премия өчен акча Башкортстан бюджетыннан алыначак, дип билгеләп үтелә.
Фото: imc.edu.ru
Читайте нас: