Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2020, 19:01

Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын нәрсәләр көтә?

Быел яңа Федераль дәүләт стандартлары буенча белем алган 5-9нчы сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханнары тапшырырга туры киләчәк. Аларның имтиханнары башкачарак булачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

“9нчы сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханнары тапшырганда, теориядән тыш, гамәли, лаборатор эшләр тәкъдим итәргә туры киләчәк. Балалар физика, химия, биология, география фәннәреннән нәрсә өйрәнгәннәрен күрсәтергә тиеш булачак. Имтиханнар саны үзгәрми, дүрт булып кала. Урыс теле һәм математика —мәҗбүри һәм сайлау буенча ике имтихан. Гаризалар бирү вакыты 1 мартка кадәр булачак.
Министр ассызыклавынча, биредә ата-аналарның психологик ярдәм күрсәтүе бик мөһим. Быел икенче тапкыр безнең укучылар апрельдә урыс теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уза.
Быел Башкортстанда 11 сыйныфны тәмамлаучылар БДИны, узган елдагыга караганда, 260 балага кимрәк тапшырачак.
Тапшыру тәртибе үзгәрми, шулай ук вакытыннан алда, төп этап һәм сентябрь аенда урыс теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнар тапшыра алмаучылар өчен өстәмә көннәр булачак. Имтиханнар 25 майда башлана. Мәктәп укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” ике көнгә алданрак булачак. География һәм әдәбият буенча имтиханнар, һәрвакыттагыча, беренче булып торачак.
Быел БДИ буенча контроль-үлчәү материалларында аерым үзгәрешләр юк. Чит телләр буенча БДИ мәҗбүри исемлектә булмаячак, дип билгеләп үтте Айбулат Хаҗин.

Аттестатлар хәзер яңача биреләчәк

Русия укучыларына төп гомуми һәм урта гомуми белем турында документларны яңача бирә башлаячаклар. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгында белдерделәр.
Яңа нормалар укытучыларга музыка, физкультура һәм сынлы сәнгать кебек фәннәр өчен “зачет” куярга мөмкинлек бирәчәк.
Кайбер мәктәпләрдә “зачет” һәм “незачет” билгеләрен күптән кулланалар, тик аттестат алган вакытта барлык билгеләр дә биш баллы шкалага кертелә.
“Һәр бала йөгерергә, сикерергә, рәсем ясарга, җырларга ярата. Әлбәттә, барысының да бу бик яхшы килеп чыкмыйдыр, тик музыкаль сәләте булмаган өчен укучының аттестатына өчле кую дөрес түгел”, — диделәр министрлыкта.
Яңа билгеләр кертүне мәктәп үзе сайлаячак.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Рузилә Мирзоева фотосы.
Читайте нас: