Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2020, 18:50

Укучыбыз белән горурланабыз

Мәктәп һәм гаилә бердәм эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәгә ирешеп була.Безнең Ялгызнарат мәктә­бендә гәиләләр белән төрле бердәм эшләр алып барыла. Әти-әниләр дә бу чараларны хуплый һәм теләп катнаша.

Шундый гаиләләрнең берсе – Хизабетдиновлар. Гөлшат белән Әнис һәрьяклап балаларына ярдәм кулы сузып, мәктәп оештырган бер чарадан да читтә калмый.
Гаиләдә дүрт бала. Балалары да үзләре кебек бик тырыш һәм уңган. Өч кыз арасында үскән, апа-сеңелләренә зур терәк булган Рамиска аеруча тукталып китәсе килә.
Ул 10нчы сыйныфта укый. Бар яклап та талантлы бала мәктәпнең горурлыгы булып тора. Бөтен фәннәрдән дә тик “5”кә генә өлгәшә Рамис, мәктәптә үткән бер генә бәйрәм дә аннан башка үтми. Егет шулай ук район күләмендә үткән иҗади конкурсларда катнашып жиңүләр яулый. Быелгы уку елында тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенрусия олимпиадасының муниципаль этабында призлы урын яулавы да булдыклылыгын дәлилли.
Бүгенге көн һәр кешедән тирән белем, һөнәри осталык таләп итә. Без бу тормышка яраклашырга, мөмкинлекләребезне ача белергә, үз-үзебезгә ышанырга тиеш. Ул бу сүзләрне бик яхшы аңлый. Укучыбызга омтылышы, тырышлыгы, куйган максатларга ирешүе киләчәк тормышында ярдәм итәр дип ышанабыз. Уңышлар сиңа, Рамис!
Рөстәм НУРУЛЛИН, Ялгызнарат урта мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: