Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 февраль 2020, 15:58

Башкаланың “Ел укытучысы” билгеле

Бу исемгә 25 яшьлек Дамир Шәмсетдинов лаек булды.

Кичә Уфада “Башкортстан башкаласының ел укытучысы-2020" шәһәр конкурсында абсолют җиңүчене атадылар. Ул — 25 яшьлек урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Дамир Шәмсетдинов.

Башкаланың иң яхшы педагогы Уфаның 56нчы мәктәбендә эшли. Ул Башкорт дәүләт университетының филология факультетын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган, шуннан соң шул ук югары уку йортында аспирант буларак белем алган.

Уфа мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел конкурста 58 укытучы катнашкан. Шуларның 17се —яшь педагоглар. Сынаулар 17 фән буенча үткәрелгән. Конкурс биремнәре кысаларында катнашучылар “Интернет-ресурс”, “Эссе”, “Дәрес”, “Дәрестән тыш чара”, “ Осталык дәресе”, “Халык алдында лекция”, “Белем бирү проекты”, “Түгәрәк өстәл” һәм “Сыйныф сәгате” этапларын узган.

“Башкортстан башкаласы ел укытучысы-2020" конкурсын ябу тантанасы кысаларында, шулай ук, өстәмә белем бирү педагогларының “Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Педагог-тикшеренүче” һәм “Педагог-остаз” шәһәр һөнәри бәйгеләре финалистларын һәм лауреатларын бүләкләү булды.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: