Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль 2020, 23:08

Кытай телен сайлаучылар арта

Быел кытай теле буенча БДИны Русиянең 358 унберенче сыйныф укучысы тапшырырга планлаштыра. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә

Узган елда бу фән буенча Бердәм дәүләт имтиханында илнең 43 субъектыннан 289 укучы катнашкан иде. Быел имтиханга 51 төбәктән мәктәп укучылары теркәлгән.
Кытай теле буенча БДИ тапшырырга теләүчеләрнең күпчелеге Мәскәүнең чыгарылыш сыйныф укучылары —130 кеше. Санкт-Петербургта бу фәнне — 23, Амур һәм Мәскәү өлкәләрендә — 18, Приморье краенда — 16, Байкал аръягы краенда һәм Бурятия Республикасында — 11, ә Красноярск һәм Хабаровск крайларында 10ар кеше тапшырырга җыена.
Билгеле булуынча, кытай теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы беренче тапкыр былтыр узды. Барлык катнашучылардан максималь 100 баллны Мәскәү укучысы Анастасия Андрюнина гына җыйды.
Фото: activityedu.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: