Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 февраль 2020, 21:35

"Авыл укытучысы" да 1 миллион сум алачак

Быел 50 меңгә кадәр халкы булган авылларга, эшчеләр бистәләренә, шәһәр тибындагы бистәләргә, яки республика шәһәрләренә эшкә күчкән 55 укытучы 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация алачак.

Авыл укытучысы" программасы буенча 2020 елга конкурс сайлап алуында катнашу өчен документлар 15 апрельгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр иттеләр республика Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Узган елның февралендә Федераль җыелышка Юлламасында Русия Президенты Владимир Путин гамәлдәге "Авыл табибы" программасы белән охшаш рәвештә авылга һәм кече шәһәрләргә эшкә күчүче педагоглар өчен "Авыл укытучысы" программасын башлап җибәрергә тәкъдим итте.

Субсидияләр өч ел дәвамында — 2020 елдан 2022 елга кадәр биреләчәк. Түләүләр ел саен 1 декабрьгә кадәр күчерелә. Укытучыларга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен алу хокукына дәгъвачыларны сайлап алу конкурс комиссиясе тарафыннан башкарыла.

Дәгъвачыларга карата таләпләр арасында укытучының 50 яшькә кадәр булуы, тиешле белеме булуы, вакантлы вазыйфага хезмәт хакы ставкасы өчен атнасына 18 сәгатьтән дә ким булмаган күләмдә эшкә урнашуы, биш ел дәвамында эшләү бурычы бар.

Вакантлы вазыйфалар исемлеге Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында, шулай ук "Авыл укытучысы" федераль программасы порталында урнаштырылган.

Конкурста катнашу өчен гаризаны турыдан-туры программа порталында бирергә мөмкин. Моннан тыш, "Авыл укытучысы" программасының төбәк операторы — Башкортстанның Мәгарифне үстерү институты гаризалар кабул итә.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: