Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль 2020, 10:45

"Гомерегезнең иң кызык, бәхетле чоры - студент еллары"

Радий Хәбиров студент елларын искә төшерде. Бүген Уфаның "Конгресс-холл" залында Русия студент отрядлары көне уңаеннан тантана үтте.

Бәйрәм кысаларында төзелеш, авыл хуҗалыгы, экология, медицина һәм башка юнәлешләрне үз эченә алган күргәзмә, "Башкортстанның карлы десанты" проекты, "Минем республикам" социаль-экология акциясе һәм башка чаралар оештырылган иде. - Русия студент отрядлары көне - актив, энергияле яшьләребез көне ул. Биш ел элек республикада бу хәрәкәт тергезелүенә чиксез шатмын, - диде "Русия Студент отрядлары"ның Башкортстан төбәк бүлекчәсе командиры Ирина Сухарева. Чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Студентлар белән очрашуында ул үзенең укыган елларын искә төшерде, кызыклы вакыйгалары белән уртаклашты. Студентлар да аңа күбрәк шәхси сораулар бирде. Радий Фәрит улы республика студент отрядларында эшләп, уңышларга ирешкән яшьләрне дә бүләкләде.
Читайте нас: