Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 февраль 2020, 13:30

Ватанга сөюне – мәктәптән

Гәзит битләрендә мәктәп яңалыкларын даими яктыртып барабыз. Аларның күпчелеге февраль аена туры килә, чөнки мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия һәм массакүләм оборона эше айлыгы игълан ителә. Бу чорда редакциягә бик күп хатлар килә. Аларның һәрберсен тулысынча бастырып чыгару мөмкин түгел. Моны исәпкә алып, аларга кыскача байкау ясап үтәбез.

Аксәет мәктәбе укытучысы Рәдилә Хәбипова язып җибәргән хатка тукталыйк. Бу уку йортында батырлык дәресләре, армия сафында хезмәт иткән егетләр белән очрашулар узган. Яшь армиячеләр сафына керү тантанасы да дулкынландыргыч узган.
Белем учагының ике укучысы Рәдим Мөхәмәдуллин Әфган җирендә, Илшат Фәрхетдинов Чечня Республикасында барган сугышларда һәлак булган. Аларның каберләренә чәчәкләр салу, Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган линейка, хәрби темага рәсемнәр һәм иншалар конкурслары, концерт оештырылган. «Рәдим һәм Илшатның исемнәре диварыбызга уеп язылган, күңелләрдә, хәтердә яши һәм яшәргә тиеш тә!» – дип тәмамлана бу хат юллары.
Иске Кайпан мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Динара Шәрәфисламованың хат юлларында да чаралар тәфсилләп яктыртыла. «Тарихка сәяхәт, илебезнең данлыклы үткәне белән танышып, укучыларыбыз үзләренә фәһем ала, шәхес буларак формалаша», – дип яза ул. Чараларның берничәсенә генә тукталып китик. Яңарак кына армиядән кайткан Азамат Билалов белән очрашу оештырылган. Ул Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеге, армия тормышы турында сөйләгән. Авылдашлары, Әфган җирендә хезмәт иткән яугир-әфганчы Рамил Гыйндуллин да укучылар белән очрашуга килеп, сугыш сынаулары турында бәян иткән. «Иң мөһиме –укучылар батырлык, Ватанга сөю төшенчәләренең мәгънәсен аңлады. Бу сыйфатлар яугирләребезгә хәрби бурычын лаеклы үтәп, кире әйләнеп кайтырга ярдәм итте. Укучыларыбыз күңелендә бу очрашулар гомерлеккә хәтерендә калыр», – дип язган ул.
Таня Савичева һәм аның көндәлеге, 125 грамм икмәк, «тормыш юлы»... Монысы инде Әрибаш мәктәбендә «Ленинград камалышы» темасына үткәрелгән ачык класс сәгате. «Укучылар бу дәрестә 900 көн дәвамында камалышта калган кешеләрнең ничек яшәвен белде, янә бер тапкыр тыныч тормыштан да кадерле нәрсә юклыгын аңлады», – дип яза директор урынбасары Дания Нәбиева.
Ялгызнарат мәктәбе дә айлыкны үткәрүгә ныклы әзерләнгән. «Тере хәтер» чарасына хәрби хәрәкәтләр ветераннары: яугир-афганчы Флүс Мөхәмәтнуров, чечен сугышын үткән Рөстәм Гадельяров, Әлфит Нигамәтҗанов, Дәвис Фәттахов чакырылды. «Сугышта бер нинди матурлык төшенчәсе юк, иртән торгач, кичкә исән буласыңмы – шул иң мөһиме. Хәвефле минутларда кемнең дус, кемнең дошман икәнлеге яхшы аңлашыла. Һәр карарның артында – кемнеңдер гомере ята», – дип, тыныч тормышның кадерен белергә чакыра яугир-интернационалистлар. Болар хакында әлеге уку йортының директор урынбасары Алия Шәйхетдинованың язмасыннан беләбез.
Кальтәү мәктәбе укучылары өчен дә бик күп чаралар оештырылган. Батырлык сәгатьләре, «Чиста һәйкәл» акциясе, «Ягез әле, егетләр» конкурсы, волейбол һәм баскетбол ярышлары, автомат сүтеп җыю бәйгесе – боларның барсында да укучылар актив катнашкан.
Мондый чаралар елның елында һәр мәктәптә уздырыла.Аларның максаты бер – илебезнең чын патриотларын тәрбияләү. Иң мөһиме – алар балалар күңеленә барып җитеп, күркәм сыйфатлар тәрбияләүгә булышлык итсен.
Эльмира Гәрәйшина әзерләде.
Читайте нас: