Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 февраль 2020, 23:03

VI Бөтендөнья Фольклориадасы алдыннан “Мәктәп фольклоры” оештырылачак.

Билгеле булуынча, Башкортстанда 18 июльдән 1 августка кадәр Бөтендөнья Фольклориадасы үтәчәк. Бу мөһим чарага республикага бик күп артистлар, 80 илдән вәкилләр килүе көтелә. Төрле мәйданчыкларда халык сәнгать иҗатының барлык үрнәкләре: җырлар, биюләр, музыка коралларында уйнау, милли уеннар күрсәтеләчәк. 700дән артык тамашаны бөтен дөнья буенча миллионлаган тамашачы караячак.

Билгеле булуынча, Башкортстанда 18 июльдән 1 августка кадәр Бөтендөнья Фольклориадасы үтәчәк. Бу мөһим чарага республикага бик күп артистлар, 80 илдән вәкилләр килүе көтелә. Төрле мәйданчыкларда халык сәнгать иҗатының барлык үрнәкләре: җырлар, биюләр, музыка коралларында уйнау, милли уеннар күрсәтеләчәк. 700дән артык тамашаны бөтен дөнья буенча миллионлаган тамашачы караячак.

“20-31 июльдә фестиваль чаралары республиканың барлык муниципаль берәмлеклә­рендә узачак. Республика 10 фестиваль округына бүленәчәк, 10нчы округ — Уфа. Һәр округка 7-10 ил вәкилләре җибәреләчәк. Кабул итүче районнар кураторлар һәм тәр­җемәчеләрдән торган озатып йөрүче төркем әзерли”, — ди Республика Халык иҗаты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков.

VI Бөтендөнья Фольклориадасы алдыннан “Мәктәп фольклоры” оештырылачак. Халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру буенча мәктәп кампаниясе республикада 20 фев­ральдә старт алды. Апрель­дә белем бирү учрежде­ние-ләренең иң яхшы коллективлары конкурс­ның муниципаль этапларында катнашачак.
Башкортстан Башлыгы Уфада 12 июньдә — Шәһәр көнендә “Мәктәп фольклориадасы” республика финалын үткәрү идеясен хуплады һәм иң яхшы чыгышлардан гала-концерт оештырырга тәкъдим итте.
– Бу безнең халык өчен кү­ңел бәйрәме булачак, — диде Радий Хәбиров. — Мондый фестивальләр җәмгыятьтә башка халыклар­ның мәдәния­тенә һәм гореф-гадәт­лә­ренә ихтирамлы мөнә­сәбәт формалаштыра. Бу бик мө­һим.

Әйтергә кирәк, республикада мәктәп укучыларын тарихи мирасыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләре, этномәдәнияте һәм фольклоры үрнә­гендә тәрбия­ләүгә зур игътибар бирелә. Яшь буынның үзе яшәгән төбәктәге, авылдагы традицияләрне, йолаларны тергезүдә катнашуы тәрбияви әһәмияткә ия. Ел саен оештырылып килүче “Башкортстан энҗеләре” театраль-фольклор республика конкурсы — шуның ачык мисалы. Мәктәп укучыларының талантын төрле яклап ача торган бу чара башта барлык төбәкләрдә — муниципаль, аннары зона этапларында үтә. Иң яхшылар исә Әлшәй районында узучы республика бәй­гесендә сынау тота.
Шунысы да әһәмияткә ия: балаларның чыгышлары республика һәм ил тарихында тирән эз калдырган шәхесләр­гә багышлана. Быел зона этабында Гран-при яулаган үр­нәкле кол­лективларның берсе — Балтач районының “Тамчылар” фольклор-театраль иҗат түгәрәге. Бу коллектив республика күләмен­дәге бәй­ге­дә дә сынатмас дип ышанабыз.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/folkloriada/M-im-charaga-m-kt-p-ukuchilari-da-kushila-142120/

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: