Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 март 2020, 00:34

Балалар сәнгать мәктәпләре арта

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #БашкортостанВладимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада байтак эшләр башкарыла.

Якын киләчәктә Уфаның Затон бистәсендә Искужин исемендәге 9нчы балалар музыка мәктәбенең 150 урынлык яңа бинасы ачылачак. Әле мәктәптә 300гә якын бала белем ала, 40 укытучы белем бирә.
Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова ведомствоның күптән түгел үткән киңәйтелгән утырышында быел Кыйгы һәм Миякә районнарында 100 һәм 120 урынлык балалар сәнгать мәктәпләрен төзүне проектлау башлануы турында сөйләде.
Министр әйтүенчә, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында авылларда балалар сәнгать мәктәпләренең 26 филиалын булдыру планлаштырыла.
Башкортстан Башлыгы указы нигезендә 2024 елга республикада 10 балалар сәнгать мәктәбе төзелүе көтелә. Соңгы өч елда республикада сәнгать мәктәпләренә йөрүче балалар санының 17,5 процентка артуы да сөендерә.
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: