Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 март 2020, 16:39

Укучыларыбыз сынатмады

Гыйнвар аенда Рәми Гарипов исемендәге башкорт республика гимназия-интернатында башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды.

Анда 400дән артык укучы үз белемнәрен сынады. Әй­тергә кирәк, республикабыздан тыш Чиләбе, Ырымбур, Курган өлкәләреннән дә кыз һәм егетләр килгән иде. Олимпиада барышында укучылар инша язды, викторина сорауларына җавап бирде, проект эшләрен яклады.
Бу дәрәҗәле бәйгедә районыбыз данын Ялгызнарат мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Аделина Шәмсиева яклады (җитәкчесе Л.Хәсәнова) һәм призер булды.
***

Күптән түгел К.Дәүләткилдеев исемендәге республика сәнгать гимназиясендә
туган тел һәм әдәбият
буенча республика
олимпиадасы узды.
Ул өч этаптан торды. Укучылар бирелгән тема буенча инша язды, сорауларга җавап бирде. Соңгы этапта сөйләм теле тикшерелде.
Бу олимпиадада укучыларыбыз сынатмады. Түбән Балтачтан Полина Шакирова һәм Вилиана Сергеева җиңүче дип табылды. Кальтәүдән Наталья Гарифҗанова, Дмитрий Кунакбаев, Яңа Тәтешледән Ольга Әхмәтҗанова, Шулганнан Лиза Гаязова, Сылу Фәтхетдинова, Лилия Хәмәтнурова (фотода) призер булдылар.
Район данын лаеклы яклаган укучыларыбызга, аларны зур бәйгегә әзерләгән укытучыларына рәхмәт әйтеп, арытабан да уңышлар телибез.
Флүзә Минәҗева, район мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: