Министрлык биргән мәгълүматларга караганда, Русия мәктәпләрендә 838 мең сыйныф бар, анда 16,5 млн. бала белем ала. Сыйныф җитәкчеләре үз сыйныфларында дәресләр биреп кенә калмый, укучыларның ата-аналары, гаиләләре белән дә аралаша, башка укытучылар белән мөнәсәбәтләрне җайлый. Бу – бик авыр һәм күләмле хезмәт.