Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 апрель 2020, 23:35

Җәйге каникулга – апрельдән?

Күпләрне “коронавирус килеп чыккач, быел уку елын ничек тәмамларбыз?” дигән сорау борчый иде. Фаразлар төрлечә булды. Мәгариф министрлыгы үз киңәшен бирде. Ә Хабаровск крае властьлары, Русиядә беренчеләрдән булып, быелгы уку елының срогыннан алда тәмамланачагы турында белдергән дә инде.

Быел Хабаровск мәктәпләрендә укучылар җәйге каникулга вакытыннан алда китәчәк, дип белдергән шәһәр мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Лагошина.
Шулай итеп, 1-3 класс укучылары каникулга 13 апрельдән китә икән. 4-8 класслар берникадәр вакыт “дистанционка”да укыганнан соң, ВПРны - бөтенрусия тикшерү эшләрен читтән торып тапшырачак. Алтынчы класслар өчен соңгы уку көне – 20 апрель, 7 класслар өчен – 26 апрель, 8ләр өчен – 14 май.
Моңа кадәр РФ Мәгариф министрлыгы илдә коронавирус белән бәйле хәл уңаеннан төбәкләргә уку елын вакытыннан алда төгәлләргә киңәш иткән иде.
Фото ufa.rbc.ru
Читайте нас: