Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 апрель 2020, 23:10

Имтиханнарга әзерлек онлайн бара

Бүген, 18 апрельда, 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен гомум дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерлек дистанцион режимда үтте. Онлайн-консультацияләрдә 10 211 укучы катнашты.

Тарих буенча дәресне тарих буенча БДИ тикшерү буенча республика комиссиясе рәисе, БДУның хокук институтында халыкара хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Оксана Новикова, физикадан физика буенча БДИ тикшерү буенча республика комиссиясе рәисе, теоретик физика кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Фәрит Закирҗанов үткәрде. Шулай ук, математика, рус теленнән дә шундый ук онлайн-консультацияләр үтте. Белгечләр үз фәннәре буенча имтиханда булачак мәсьәлә төрләрен тикшерде, нинди критерияләр буенча бәяләр, баллар куелуы турында аңлатты, чаттагы сорауларга җавап бирде. Киләсе онлайн-консультация шимбә көнне, 25 апрельдә үтәчәк. БДИ буенча немец теленнән дәрес – 11.00, рус теленнән – 12.00, математикадан – 14.00 сәгатьләрдә башланачак. ОГЭ буенча әзерлек рус теленнән – 12.00 һәм математикадан 14.00 сәгатьтә башлана.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: