Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 апрель 2020, 14:15

Ничек яшисең, мәгариф? Районда дистанцион укыту торышы нинди?

Илдәге эпидемиологик хәлгә бәйле мәгариф өлкәсендә хезмәт итүчеләр дә, укучылар да үзизоляцияләү режимына күчте. Балаларга белем бирү дистанцион форматта алып барыла. Югары хәвефлелек шартларында шулай булырга тиеш тә, чөнки дәүләтебез гражданнар, бигрәк тә яшь буынның сәламәтлеген беренче урынга куя. Районда дистанцион уку-укыту процессы ничек оештырылган? Укучылар һәм укытучыларның фикере нинди? Түбәндә сүз шул хакта.

Әдһәм ФӘРВӘЗЕТДИНОВ,
район мәгариф бүлеге начальнигы:
– Язгы каникуллардан соң балалар дистанцион укуга күчерелде. Менә бер ике атналык тәҗрибә тупладык та инде. Барлык педагоглар да мондый төр укулар башланганчы БР Мәгариф министрлыгы оештырган онлайн-чараларда дистанцион технологияләр белән танышты. Укучыларга, укытучыларга уңайлы булган төрле платформалар, сайтлар эше тәкъдим ителде, каралды, өйрәнелде. Район мәгариф бүлеге методистлары үз предметниклары белән тыгыз элемтәдә тора, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә укытучыларга ярдәм күрсәтә. Белем бирү процессы буенча көн саен укытучылардан отчет алынып, республикага отчет тапшырабыз, эш барышын мониторинглап торабыз. Онлайн (укучыларның 77 проценты), электрон кейс (22 процент) һәм хат белән язып тарату форматында (1 процент) барган уку-укыту процессы җайга салынды. Артык проблемалар юк. Мәктәп сайтларына уку расписаниелары куелган. Укучылар моңа җаваплы карый, сыйныф җитәкчеләре балаларның укуын оештыру өчен турыдан-туры җаваплы.
Өстәмә белем бирү процессы да шулай ук дистанцион алып барыла. Балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшли. Гомумән алганда, район мәгариф өлкәсендә хәлләр тотрыклы дип әйтә алам.
Лиза ФӘТХУЛЛИНА, педагог:
– Бар хезмәттәшләрем дә үзләренә, балаларга жайлы, нәтижәле булган системаларны сайлады. Барысы да балаларның компьютер алдында озак утырырга тиеш түгеллеген уйлап эшли. Мәсәлән, бездә онлайн-дәресләр алып барыр өчен “Zoom” платформасы, “Учи.ру” сайты уңышлы кулланыла. Бу чаралар тотрыклы эшләсен өчен югарыдагы белгечләр барын да эшли. Укытучылар аларга бүген рәхмәтле. Балалар “Яндекс. Учебники”, “ЯКласс” ресурсларын да яратып файдалана. Хезмәтебездә шулай ук WhatsApp, электрон почталар да актив кулланыла. Балалар белән, мәсәлән, әле башкорт теленнән, музыка дәресләреннән булган электрон китапларны ачып сөенеп укыйбыз. Беренче сыйныф укучыларына телевизор аша бик кызыклы дәресләр оештырдылар һәм балалар көн дә аларны көтеп алалар.
Әти-әниләргә дә зур рәхмәт. Мәсәлән, уйлап карагыз әле, минем телефонымда WhatsApp аша 15 сыйныф төркеме белән эш бара. Сыйныф саен егермедән күбрәк бала. Беренче сыйныфларга да төркемнәр теркәлгән. Барысы 18 булып китә. Әти-әниләр шулай һәр балага дистанцион бәйләнешкә чыгу чарасы булдырды.
Балаларга дистанцион уку ошый, әлбәттә, ләкин алар да, без дә мәктәпне бик сагындык.
Элина ШӘМӨХӘМӘТОВА, Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбенең 4нче А сыйныфы укучысы:
– Миңа дистанцион уку бик ошый. Өйдә аерым бүлмәм, өстәлем, ноутбугым бар. Бигрәк тә «Zoom» платформасы аша укырга яратам. WhatsApp аша да бар материалларны тиз ачам, укыйм, тырышып эшлим. Укытучылар әйткән бөтен ресурсларга да керә алам. Укулар сәгать ун тулып унбиш минут үткәч башлана. Моңа тиклем бик иртә уянып өйрәнгән идек. Дәресләр вакыты уңайлы куелган. Төш вакытында , сәгать бердән икенче яртыга кадәр, без, балалар, әти-әниләр белән төшке ашны ашап алабыз.
Тик минем дусларым, сыйныфташларым, укытучыларым янына барасым, алар белән мәктәптә бергә-бергә сөйләшәсем килә. Илебездә бары да яхшы булыр һәм без тиздән мәктәпкә барырбыз дип уйлыйм. Әлегә өйдә калыйк, чирләмик!
Әйе, һәр яңа эш ансат кына бирелми, үзенең кытыршылыклары, төшенеп җитмәгән урыннары була. Илебезнең мәгариф өлкәсе җиңел булмаган, моңа кадәр артык практикаланмаган уку-укыту алымы белән бара. Әлбәттә, җиңел түгел, укучыларга да, укытучыларга да, ата-аналарга да. Әмма түзәргә кирәк. Үзебезнең сәламәтлегебез хакына түзәр­гә һәм тырышырга.
Миләүшә ГӘРӘЕВА әзерләде.
Читайте нас: