Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 апрель 2020, 13:00

Укытучы булу – бәхет ул!

Кешенең язмышы күпчак аның нинди һөнәр сайлавына бәйле. Шуңа бу мәсьәләдә ялгышырга һич ярамый. Ә шулай да нинди һөнәр сайлавың белән түгел, ә бу өлкәдәге белемең һәм осталыгың белән горурланырга кирәк. Бүлкайпан авылында урнашкан Башкорт көньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы преподавателе Гөлнара Касыймова үз осталыгы белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Ул укучыларга рус, башкорт, инглиз телләреннән белем бирә.

Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Гөлнара педагог булырга карар итә. Укытучылар династиясендә тәрбия алган кыз Бөре педагогия академиясенең филология факультетын тәмамлый. Яшь белгеч буларак, һич икеләнми, 151нче һөнәрчелек училищесына преподаватель булып килә. Менә ун ел инде ул тату коллективта уңышлы хезмәт куя.
Гөлнара Рамил кызының педагогик кредосы – «Башта үзең укы, аннары башкаларны укыт». Югары категорияле укытучы буларак ул үз өстендә даими эшли: курслар, семинарлар аңа заман таләпләрен өйрәнергә ярдәм итә. Аның студентлары республика олимпиадалары һәм конкурсларында призлы урыннар яулый. Узган елда 2нче курс укучысы Миләүшә Нуриева рус теле буенча республика олимпиадасында 3нче урын алды, ә аның остазы Гөлнара Рәмил кызы Республика Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укучыларыбыз республикада үткәрелгән «Сәнгать дөньясын яулыйм», «Тере сүз» конкурсларында да почетлы урыннар яулый.
Сәләтле укытучы районның мәдәни тормышында да ихлас катнаша. «Яшь килен» республика конкурсында ул үзенең җыр-моңга гына түгел, хуҗабикә буларак та күпкырлы сәләтен күрсәтте. Агымдагы елда хезмәт коллективлары арасында уздырылган смотр-конкурста «Ел ачышы» номинациясе җиңүчесе булды.
Коллегабыз гаиләсе белән дә бик бәхетле. Тормыш иптәше белән бөркеттәй ул үстерәләр. Быел ул әти-әнисен сөендереп, 1нче сыйныфка укырга барачак. Гөлнара Рамил кызына киләчәктә дә югары үрләргә омтылып яшәвен, иҗади уңышларга ирешүен телисе килә.
Надежда Коновалова, гомуми белем бирү дисциплиналары преподавателе.
Читайте нас: