Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 Май 2020, 19:50

Уфада социаль приют тәрбиячесе сабыйларны мыскыл иткән

Уфадагы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның бер хезмәткәре сабыйларны мыскыл иткән, аларны бер-берсе белән кысрыклаган һәм моны барысын да видеога яздыра барган. 13 майда, социаль челтәрләрдә «Начар яңалыклар» төркемендә шундый бер видео пәйда булды.

Видеода хатын бер кызга үз уенчыгын алырга теләгән сабыйга сугарга куша. Тәрбияче балага: “Монда синең бер нәрсәң дә юк”, - ди.
Хатынның педагогик белеме булмауга карамастан, ул анда гыйнвардан бирле эшләве билгеле.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы тикшерү башлаган.
Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шулай ук тикшерү үткәрә. Учреждениегә прокуратура вәкиле белән комиссия юлланган.

Автор : Гөлнур Исламова

Читайте нас: