Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 Май 2020, 13:10

Югары уку йортына барсаң гына...

Быел математикадан база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк. Бу хакта Федераль педагогик үлчәүләр институты директоры Оксана Решетникова “Комсомольская правда” радиосы эфирында белдерде.

ФИПИ җитәкчесе БДИда математикадан база дәрәҗәсе дәүләт йомгаклау аттестациясе буларак, аттестат һәм математикадан билге алу өчен уздырылганын билгеләп үтте.
Билгеле булуынча, быел югары уку йортына укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары гына БДИ тапшырачак. Аларга укырга керү өчен кирәкле фәннәрне генә тапшырырга мөмкин булачак. Аттестатка билгеләр йомгаклау билгеләре нигезендә куелачак.

Читайте нас: