— Республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин белдерүенчә, федераль министрлык тәкъдимнәре буенча “Соңгы кыңгырау” мәктәптә яңгырамаячак.
— Бәйрәм дистанцион рәвештә узачак, ягъни укучылар, укытучылар, мәктәптә яисә нинди дә булса кафеда очрашмаячак. Муниципалитетларга онлайн-флешмоблар һәм башка дистанцион чаралар үткәрү тәкъдиме белән хатлар җибәрелде, — дип ассызыклый министрлык вәкиле.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары, шулай ук, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау”ның дистанцион форматы 9нчы һәм 4нче сыйныф укучыларына һәм балалар бакчаларын тәмамлаучыларга да кагыла, дип билгели. Илдар Мәүлетбирдин аңлатуынча, төркемнәр белән җыелып, табигатькә чыгу тыела.
Билгеле булуынча, чыгарылыш кичәләре буенча карар әлегә кабул ителмәгән. Мәгариф һәм фән министрлыгында бу мәсьәлә фикер алышуга чыгарылган.