Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт электрон челтәр ярдәмендә БДИ-2020дә катнашучыларның 1,2 миллион эшенә анализ ясарга планлаштыра. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Мондый технологияне Бердәм дәүләт имтиханы үткәрүнең төп һәм өстәмә этапларында да куллану күздә тотыла. Шик тудырган эшләрне почта аша тикшерү экспертизасына җибәрәчәкләр.
Ясалма нейрон челтәр ярдәмендә бер үк эштә төрле почеркларның булуын 2019 елдан ачыклый башладылар. Ул вакытта урыс теле, әдәбият, тарих һәм җәмгыять белеме буенча 1,1 миллион эш анализ узган. Моннан тыш, йомгаклау иншалары бланклары да шулай ук тикшерелгән.
Анализ нәтиҗәләре буенча, 75 имтихан эшенең төрле почерклар белән башкарылган булуы ачыкланган. Бу очраклар турында мәгълүматлар мәгариф идарәсенең төбәк органнарына җибәрелгән, өстәмә тикшерүләр үткәрелгән һәм кирәк табылган очракта нәтиҗәләр юкка чыгарылган.