Башкортстан өченче ел проектта катнаша. Узган ел бөтен республикадан 30 мең мәктәп укучысы проектның электрон платформасында теркәлде, аларның 25 меңе тестның өч этабын узды. 18 500дән артык укучы танышу форматындагы чараларда катнашты.
Быел проект өч этапта узачак: беренче этап — онлайн-тест, икенчесе —практик чаралар, өченче этап —арытаба һөнәри үсеш өчен индивидуаль уку планын төзү буенча шәхси киңәшләр.
Проект мәйданчыклары июльдән ноябрьгә кадәр 66 компетенция буенча эшләячәк, алар арасында: “Хокук саклау эшчәнлеге”, “Сити-фермерлык”, “Мобиль кушымталар эшләү”, “3Д-модельләштерү”, “Веб-дизайн һәм эшләнмә”, “Интернет маркетинг”, “Фармацевтика”, “Ветеринария”, “Пешекче эше”, “Электроника”, “ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре”, “Электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары”, “Туризм”, “Ресторан сервисы” һәм башкалар бар.