Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июль 2020, 21:10

Иске Сибай яңа мәктәпле булачак

Баймак районының Иске Сибай авылында 375 урынлык мәктәп төзү эшләре башланды.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутин

Эшләрне 2021 елда тәмамлау планда каралган.
Яңа мәгариф учреждениесенең дүрт катлы бинасы иске мәктәп урынында урнашачак. Объектның гомум мәйданы сигез мең квадрат метрдан артык булачак. Өстәвенә, мәктәп заманча технологияләр буенча җиһазландырылачак.
Әлегә төзүчеләр 30 елга якын торган элекке мәктәп бинасын сүтү эшләрен төгәләп килә.
Төзү эшләре Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: Баймак районы хакимияте матбугат хезмәте.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Iske-Sibay-ya-a-m-kt-ple-bulachak-352817/
Читайте нас: