Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 июль 2020, 23:50

1 сентябрь линейкалары булырмы?

Быел 1 сентябрьдә мәктәпләрдә традицион линейкалар булмаячак. Тантаналы чара форматы коронавирус аркасында үзгәрәчәк, диде Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов “Пандемиянең беренче нәтиҗәләре: бөтендөнья мәгариф системасы өчен яңа мөмкинлекләр” халыкара конференциясендә.

- Без мәктәпләрдә линейкаларны икенче төрлерәк форматта үткәрәчәкбез. Әмма укучылар мәктәпләргә киләчәк. Укытучылар да килер һәм белем бирү процессы башланыр дигән өмет бар, - диде ул.
Моның белән беррәттән ведомство җитәкчесе уку йортларында 1 сентябрь линейкаларының нинди форматта үтәчәген ачыклап әйтмәде. Аныңча, яңа уку елы, коронавирусның яңа дулкыны таралуга юл куймас өчен, хәвефсезлекнең барлык таләпләрен исәпкә алып башланачак.
Моңа кадәр 1 сентябрьдән Әбҗәлил, Благовар, Федоровка һәм Яңавыл районнарында мәктәп укучыларының бердәм мәктәп формасын йөртәчәге билгеле булган иде. Бу муниципалитетларда пилот проекты рәвешендә мәктәп формасының бердәм үрнәге кертеләчәк. Форманың үзенчәлекле билгесе – шевронында Башкортстан Республикасы символикасының бердәм үрнәге кулланылачак.

Фото: “Башинформ”.

Читайте нас: