2021 елда Баймак районының Иске Сибай авылында 375 урынга исәпләнгән яңа мәктәп барлыкка киләчәк. Яңа белем бирү учреждениесенең дүрт катлы бинасы иске мәктәп урынында урнашачак. Төзү эшләре Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Төзүчеләр 30 елга якын буш торган һәм авария хәлендә дип табылган иске мәктәпне сүтү эшләрен төгәлләп килә. Шулай ук төзелеш мәйданчыгын әзерләү эшләре алып барыла, материаллар китерелә.
Объектның гомум мәйданы сигез мең квадрат метрдан артык булачак. Сыйныф кабинетлары, спорт залы, ашханә һәм ярдәмче биналардан тыш, зур актлар залы, блок-модульле казанлык булачак. Ял итү зонасында хәрәкәтле уеннар өчен өч мәйданчык һәм ял итү өчен ике мәйданчык урнаштырылачак. Физкультура-спорт зонасында ике баскетбол, шулай ук волейбол һәм җиңел атлетика мәйданчыклары, футбол кыры булачак.