Һәр үсмер һөнәр сайлаганда югалып кала. Үз юлыңны табу, нәрсәгә сәләтле булуын аңлау, ә аннары үз-үзеңне сынап карау, үз кулларың белән нәрсә дә булса эшләү өчен янда ярдәмче кирәк. Мондый мөмкинлекне республика үсмерләренә 6-11нче сыйныф укучылары өчен башлангыч һөнәри юнәлеш бирүгә исәпләнгән “Киләчәккә билет” проекты бирә.
“Киләчәккә билет” “Һәр баланың уңышы” федераль проекты буенча “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында үсмерләр арасында һөнәр сайлау сәләтен һәм аңын формалаштыру максатыннан тормышка ашырыла. Федераль дәрәҗәдә проектның операторы — “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Русия)” һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге, Башкортстанда — Алдан һөнәри әзерлек үзәге.
“Киләчәккә билет” проекты һөнәрләр дөньясына чуму һәм мәктәп эскәмиясеннән башлап үз һөнәри билгеләнешеңне аңлау мөмкинлеге бирә.
Проект өч этаптан тора. Беренче этапта үсмерләрнең һөнәр сайлауга аңлы каравы һәм әзерлек дәрәҗәсе билгеләнә, икенче этап көндезге һәм онлайн-формаларда гамәли чараларны үз эченә ала. Барлык этапларны узу нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы шәхси тәкъдимнәр алачак.
Башкортстанда проект июль аенда башланачак, ноябрьдә тәмамланачак дип көтелә. Проект мәйданчыклары 15 өлкә буенча бүленгән 68 компетенция буенча эшләячәк.
Алар арасында: “Дәүләт идарәсе”, “Мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр”, “Сәнгать, дизайн һәм масс-медиа”, “Маркетинг һәм сәүдә”, “Медицина һәм сәламәтлек”, “Фән, технологияләр һәм инженерия”, “Мәгариф һәм һөнәри белем”, “ Хокук һәм хәвефсезлек”, “Сәнәгать җитештерүе”, “Авыл хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану”, “Төзелеш һәм архитектура” өлкәләр бар. Һөнәри мәйданчыклар Кыйгы, Гафури, Иглин, Благовещен һәм Туймазы районнарының “Үсеш ноктасы” мәктәпләрендә, шулай ук республика колледжларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә урнашкан.