Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 июль 2020, 00:15

11 укучының имтихан нәтиҗәсе юкка чыгарылды

БДИ нәтиҗәләре турында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Башкортстаннан 11 укучының БДИ нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган. Бу хакта матбугат конференциясендә республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 10 укучы имтиханда шпаргалкалар белән эләккән, бер укучы үзе белән кесә телефоны алып кергән. Бу очракларның һәркайсы җентекләп тикшерелә, диде министр.

Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, быел БДИ үткәрү тәртибен бозу очраклары саны азрак, димәк, чыгарылыш сыйныф укучыларының аңлылыгы арта.

Кызганычка каршы, быел йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бозу очрагы да булган. Уфаның бер мәктәбендә имтиханны оештыручы үзе белән кесә телефоны алып кергән булган. Ул имтихан тапшыру пунктыннан чыгарылган һәм аңа 20 мең сум күләмендә штраф салынган.

Ата-аналар һәм укучылар тарафыннан температура режимы буенча шикаятьләр булды, чыгарылыш сыйныф укучылары химия буенча биремнәр авырлыгына да зарланды, дип өстәде Айбулат Хаҗин.
Читайте нас: