Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 июль 2020, 14:20

Урыс теленннән 100 балл җыючылар билгеле

Былтыр андый укучылар саны күпкә азрак иде.Башкортстанның 25 укучысы урыс теле буенча БДИда 100әр балл җыйган. Бу хакта, төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Узган елда йөз балл алучылар саны күпкә түбән иде — былтыр иң югары баллны бу фәннән алты кеше алды.

Имтиханда барлыгы 16 563 кеше катнашты. 3 630 кеше үз эшләре өчен 81 һәм аннан да югарырак балл алды. Быел урыс теленнән имтиханда уртача тест балы 70,4 тәшкил итте.

Билгеле булуынча, урыс теле буенча имтихан, катнашучыларның берьюлы бер имтиханда күпләп җыелуын булдырмас өчен, 6 һәм 7 июльдә ике көн дәвамында үткәрелде.

БДИның беренче көне нәтиҗәләре буенча 11 чыгарылыш сыйныф укучысы максималь 100 балл алды. Икенче көн нәтиҗәләре озакламый билгеле булачак.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Uris-telennn-n-100-ball-iyuchilar-bilgele-379692/
Фото: tvkrasnodar.ru
Читайте нас: