Башкортстанда үткәрелә торган һөнәри чараларда катнашуга укучыларны проект платформасында теркәгәннән һәм онлайн-диагностика узганнан соң гына язылырга мөмкин. Диагностика тестлардан һәм интерактив уеннардан тора, алар катнашучыга һөнәри мәнфәгатьләрен һәм мавыгуларын билгеләргә ярдәм итә. Укучыларның ата-аналары шәхси кабинетта тестлау нәтиҗәләрен карый, алар турында фикер алыша, шулай ук бала нинди чараларга язылганын белә ала.
Чараларга Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть колледжы старт бирде. Проектта катнашучылар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә “Геодезия” компетенциясе белән таныша һәм геодезистларның һөнәри эшчәнлегеннән биремнәр үти.
Аннан эстафетаны Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр колледжы, Благовещен районының Ильино-Поляна авылындагы Нелюбин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе, Уфа сәүдә-икътисад колледжы, Уфа эшкуарлык, экология һәм дизайн колледжы, Агыйдел шәһәренең “Савитар” өстәмә белем бирү үзәге, Уфа шәһәренең “Биктырыш” балалар техник иҗат үзәге кабул итәчәк. Бу максатлы чаралар Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Фото:bashinform.ru