Мәктәпләрдә укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасын сынап карау 2021 елның сентябрендә башланачак. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү өлкәсендә тәртип урнаштырырга кирәк. Кравцов билгеләвенчә, 2021 ел ахырына педагогик хезмәткәрләрне фәнни-методик тәэмин итүнең бердәм системасын төзү күздә тотыла.
— 2021 елның сентябрендә мәктәпләрдә укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасын апробацияли башлаячакбыз, укытучы-методист, укытучы-остаз кебек яңа вазыйфалар һәм квалификация категорияләре кертеләчәк. Болар барысы да педагогларның өзлексез һөнәри үсеше өчен шартлар тудырырга, һөнәрнең абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм иң мөһиме — белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатын тәэмин итәчәк, — ди министр.