Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2020, 12:45

Заманча остаханәләр ачыла

Башкортстанда училищелар һәм югары уку йортлары базасында тагын ике дистә заманча остаханә ачылачак. Бу Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутин

Бу 2021 елга грантлар бирүгә "Яшь профессионаллар" федераль проектын конкурс буенча сайлап алу нәтиҗәсендә билгеле булды. Башкортстанның алты уку йорты - дүрт училище һәм ике югары уку йорты җиңүче дип табылды. 24 остаханә төзү өчен 206 миллион сум акча тотынылачак.
Җиңүчеләр арасында - Бәләбәйдәге Механикалаштыру һәм электрлаштыру училищесы, Дуван күппрофильле училищесы, Стәрлетамак күппрофильле һөнәри училище, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек училищесы, Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Башкорт дәүләт университеты.
Остаханәләр Ворлдскиллс стандартлары нигезендә җиһазландырылачак. Биредә студентларны заманча технологияләр кертеп, төп һәм өстәмә белем бирү программаларына өйрәтәчәкләр, шулай ук һөнәри юнәлеш чаралары үткәрәчәкләр.
Фото: mk.ru
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: