Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 август 2020, 18:20

"Без барысына да әзер булырга тиеш"

Бүген "Торатау" конгресс-холлында "Мәгарифне санлы трансформацияләү - традицион белем бирүнең перспективалары һәм яңа мөмкинлекләре" темасына мәгариф буенча республика август киңәшмәсе башланды.

Пленар өлеш кысаларында Башкортстан Республикасы дәүләт власте органнары вәкилләренең, Русиянең, Башкортстанның әйдәп баручы экспертларының, РФ Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисенең һәм башкаларның чыгышлары планлаштырылган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгышында төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпләрдә дистанцион укытуны камилләштерергә кушты.

“Безне катлаулы сынаулар көтә, - дип мөрәҗәгать итте педагогларга төбәк җитәкчесе. - Без аңлыйбыз, меңнәрчә балалар һәм укытучылар ябык биналарга килгәч, мәкерле коронавирус инфекциясе һөҗүмен көтәргә кирәк. Әзерләнергә кирәк. Бөтен кагыйдәләрне беләсез. Безне бары тик дисциплина гына коткарачак. Безнең төп хәстәребез балалар да түгел - алар авыруны җиңел кичерә, ә укытучылар. Укытучылар арасында хроник авырулары булган өлкәннәр дә бар. Мин аларны яклавыгызны сорыйм. Мин ышанам, без шулай да бу авыр чорда алга китәрбез. Безнең фаразлар буенча, әгәр беренче 2-3 атнада без каты эшләсәк, инкубация чорын узсак, алга таба яхшырак булачак. Ләкин битлек режимы һәм башка эпидкагыйдәләр - бу әле озакка. Мин Мәгариф министрлыгыннан төрле сценарийларга әзерләнүен сорыйм. Әгәр дә вәзгыять авыр булса, безгә дистанцион укуга яңадан әйләнеп кайтырга туры килмәгәе Һәм бу очракта без моңа әзер булырга тиеш".
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Bez-barisina-da-zer-bulirga-tiesh-421457/
Читайте нас: