Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 август 2020, 11:35

Республикада Белем көненә арналган тантаналы линейкалар 1-че, 9-чы һәм 11-че класс укучылары өчен үтә

Әмма алар һәр сыйныф өчен аерым була. Бу турада Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белдерәләр. Башка укучылар өчен линейкалар дистанцион тәртиптә оештырыла, шуңа да алар 1 сентябрдә мәктәпкә бармый. Иртәнге сәгать 10-да Башкортстан башлыгы “Ачык дәрес” үткәрә.

Артабан балалар өчен Бөтен Рәсәй ачык онлайн-дәрес башлана. Югары уку йортлары студентлары өчен дә яңа уку елында байтак үзгәрешләр көтелә. Аудиториялар беренче курс студентлары һәм магистрантлар өчен генә ачыла. Башка курслар әлегә дистанцион белем бирүгә күчерелә.
Фото:https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=1 сентября пройдет в онлайн
Читайте нас: