Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 август 2020, 22:05

Яңа автобусларда- яңа уку елына

21 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләргә яңа автобуслар ачкычларын тапшырды. Тантана "Торатау" конгресс-холлында үткән август киңәшмәсе кысаларында оештырылды.

Заманча җиһазландырылган һәм барлык хәвефсезлек таләпләренә җавап бирүче 38 «ГАЗель Некст» автобуслары 1 меңнән артык укучыны хезмәтләндерәчәк. Яңа транспорт авыл мәктәпләренә күпсанлы төбәк олимпиадаларында, спорт ярышларында, мәдәни вакыйгаларда катнашырга да мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан Башлыгы автобус паркын тулыландыру белән котлады, яңа техника - барыннан да элек республика юлларындагы хәлне яхшыртуга өлеш кертүен ассызыклады.
“Тагын 38 яңа мәктәп автобусы Зианчура, Стәрлебаш, Караидел һәм республиканың башка районнарына китәчәк. Без мәктәпләрнең машиналар паркын яңартуны дәвам итәбез”, - дип Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә үз битендә язды.- Авыл мәгарифенең иң мөһим бурычларыннан берсе - балаларның мәктәпләргә имин йөрүе. Бездә автобуслар паркы шактый зур, әмма быел без аны җитди рәвештә яңартуга ирештек. Яңартулар нәтиҗәсендә мәктәп автобуслары 10 елдан яшьрәк булачак. Авылда уку процессын яхшырту өчен яңа техника сатып алуны дәвам итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров.
2020 елда мәктәп автобусларын яңарту программасы өчен республика бюджетыннан 106 миллион сумнан артык акча бүлеп бүленде. Башкортстан Мәгариф министрлыгы бу акчага 44 "GAZelle Next" мәктәп автобусы сатып алды. Укучыларны йөртү өчен тагын 91 машина кирәк. 2020 елның көзендә мәктәп автобусларын федераль бюджет исәбенә өстәмә сатып алу планлаштырыла.
Читайте нас: