Календарь буенча, киләсе уку елында беренче сыйныф укучылары 33 атна белем алачак, икенче сыйныфтан сигезенчегә кадәр укучылар - 35 атна, тугызынчыдан алып 11нчегә кадәр 34 атна укыйлар.
Уку процессы чирек буенча төзелгән мәктәпләрдә көзге каникуллар 26 октябрьдә башлана һәм 4 ноябрьгә кадәр сигез көн дәвам итәчәк.
Кышкы каникул 31 декабрьдә башлана һәм 2020 елның 13 гыйнварында тәмамланачак.
Язгы каникулларны 29 марттан 4 апрельгә кадәр уздырырга тәкъдим ителде.
Нәтиҗәдә, беренче сыйныф укучылары - 137 көн, 2-8нче, 10нчы сыйныфлар - 124 көн, ә 9нчы, 11нче сыйныфлар 130 көн ял итәчәк (Дәүләт йомгаклау аттестациясен исәпкә алмыйча).
Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм педагоглар, Башкортстанның башка халкы кебек үк, дәүләт бәйрәмнәрендә ял итәчәк: 11 октябрь - Башкортстан Республикасы көне, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, 1-6 һәм 8-10 гыйнвар - Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар - Раштуа, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне, 13 май - Ураза бәйрәме, 12 июнь - Русия көне, 20 июль - Корбан бәйрәме.