Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 август 2020, 14:00

Һәр балага – бушлай кайнар аш

2020 елның гыйнварында Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында 2023 елга кадәр башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү бурычын яңгыратты.

Башкортстанның барлык 1 934 мәктәбе яңа уку елыннан мондый эшне башларга әзер. Бу хакта 24 августта оператив киңәшмәдә БР сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев хәбәр итте.
Тәбәк Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән старт алган проект финанслау шартларында тормышка ашырыла. Өч ел дәвамында республикага 4,55 млрд. сум күләмендә бюджет субсидиясе бүлеп биреләчәк, шул исәптән 778,1 млн. – 2020 елда.
Мәктәпләрне әзерләү максатыннан Башкортстан азык әзерләү блокларын ремонтлауга, аларны технологик җиһазлар белән тәэмин итүгә һәм савыт-саба сатып алуга 165 млн. сум юллады. Тагын да 52,4 млн. сум аз комплектлы мәктәпләрдә туклануны оештыруга бүлеп бирелде.
Читайте нас: