Бу хакта Хөкүмәттә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев хәбәр итте.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән старт алган проект финанслау шартларында тормышка ашырыла. Өч ел дәвамында республикага 4,55 миллиард сум күләмендә бюджет субсидиясе бүлеп биреләчәк, шуның 778,1 миллионы – быел. Башкортстан мәктәпләрендә моны гамәлгә ашыру өчен 165 миллион сум ризык әзерләү блокларын ремонтлауга, аларны технологик җиһазлар белән тәэмин итүгә һәм савыт-саба сатып алуга тотылган. Аз комплектлы мәктәпләрдә туклануны оештыруга тагын 52,4 миллион сум бүлеп бирелгән, анда элек ташламалы категория балалар атна саен азык-төлек җыелмалары алган иде.
– Без товар үткәрүче система төзи алдык һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы программалары кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярдәм чараларын авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын дәртләндерүгә юнәлдердек, алар инде тугызга җитте, - дип билгеләп үтте Алексей Гусев. – Шуның аркасында республика җитештерүчеләренең мәктәп балаларын ризык белән тәэмин итү өлеше артты. Ит продукциясе буенча гына да ул 2019 елдагы 6,6 проценттан 77 процентка кадәр артты.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Контроль идарәсенә, бигрәк тә уку елы башында мәктәпләрдә җәмәгать туклануы эшен анализларга кушты.