Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2020, 11:39

Саумы, мәктәп — белем учагы!

Республикада 500 меңгә якын бала өчен бүген яңа уку елы башлана.Бу көнне балалар да, аларның әти-әниләре дә, укытучылар да, югары җитәкчелек тә, гомумән, мәгариф өлкәсенә кагылышы булган һәркем зур дулкынлану белән көтте. Ни өчен дигәндә, коронавирус пандемиясенә бәйле белем бирү учреждениеләрендә укулар апрельдән башлап гадәти режимда туктатылганга күрә, 1 сентябрьдән балаларның мәктәптә парта артына утыруы ахыргача диярлек шик астында булды. Шулай да ил һәм республика җитәкчелеге коронавирус таралуга каршы дәүләт дәрәҗәсендә күргән колачлы чаралар нәтиҗәсендә җәй айларында, ниһаять, хәлне тотрыкландыруга ирешелде. Һәрхәлдә авыручылар санының кискен артмавын, кимүгә баруын, бу җәһәттән тотрыклылык урнашуын исәпкә алып, республика җитәкчелеге 1 сентябрьдән мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында укытуны гадәти режимда тергезү мөмкин дип тапты.

Дөрес, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, укыту процессы иң катгый санитар-эпидемиологик һәм хәвефсезлек таләпләре шартларында оештырылачак. Аерым алганда, мәктәпләрдә һәм уку йортларында барлык керү урыннары да ачылып, төрле сыйныф укучылары алардан аерым, төрле вакытта үтеп йөриячәк. Физика, химия, физкультура кебек дәресләрдән башка, барлык фәннәр фәкать бер кабинетта укытылачак. Һәр сыйныф өчен тәнәфесләр дә аерым булачак, ягъни гомум мәктәп укучылары өчен кыңгырау әлегә шалтырамый тора. Мәктәп бинасына кергәндә, мотлак рәвештә һәр укучының тән температурасы үлчәнәчәк, ул 37 градустан югары булган очракта, бала медицина кабинетына җибәреләчәк, арытаба аның ата-анасы белән берлектә тиешле чара күреләчәк. Тулысынча савыкканга кадәр ул башка укучылар белән контактка кермәячәк. Янә дә шул: агымдагы елдан мәктәпләрдә медицина университеты һәм медицина колледжлары студентларыннан торган медицина инспекторлары эшләячәк. Алар белем бирү учреждениесендә санитар-эпидемиологик таләпләрнең төгәл үтәлүен — барлык өслекләр, тоткаларның ике сәгать саен сулы чүпрәк белән сөртелүен, уку кабинетларының даими җилләтелүен һәм җыештырылуын, өлкәннәр арасында битлек режимы үтәлешен һәм башкаларны җитди контрольдә тотачак. Әйткәндәй, яңа таләпләргә ярашлы, укытучы балалар белән мотлак 1,5 метр социаль дистанцияне саклап, һәм битлектә эш алып барырга тиеш. Тагын бер яңалык, барлык белем бирү учреждениеләре дә рециркулятор дип аталучы бинадагы һаваны чистарту һәм зарарсызландыру җиһазлары белән коралландырылды.
Мәктәпләрдә укулар барлык сыйныфлар өчен гадә­ти режимда башланса, колледжларда әлегә 1нче һәм соңгы курсларга, югары уку йортларында “беренчеләр”гә генә оффлайн уку рөхсәт ителде. Колледжларда укучы калган курслар производство практикасына китсә, башка курс вуз студентлары белем үрләрен әлегә дистанцион режимда яулаячак. Бу алар яшәгән тулай торакларда кеше санын минимумга калдырып, анда коронавирус таралмасын өчен шулай эшлә­нә. Бер сүз белән, ил һәм республика җитәкчелеге, җаваплы министрлык һәм ведомстволар, тарафыннан уку елы башлануга бәйле эпидемиологик хәл катлауланмасын өчен барлык тиешле хәвефсезлек чаралары кү­релде. Республиканың мәга­риф министры Айбулат Ха­җин Хөкүмәттә узган атнада үткән оператив киңәш­мәдә белдерүенчә, Башкортстанда гына да мәктәпләрне коронавирус таралуга каршы әзер­ләү өчен 284,5 миллион сум акча бүленгән. Һәм бу очраклы түгел.
— Укулар башлануга бәйле 1 сентябрьдән яңа эпидемиологик чор башлану ихтималлыгы да юк тү­гел. Чөнки 900 меңләп бала (шул исәптән 488602 мәктәп укучысы — И.Ф.), 165 мең чамасы тәрбияче, укытучы, преподаватель, башка хезмәткәрләр ябык биналарда эш башлаячак. Шуңа да алар арасында коронавирус йоктыру куркынычы сизелерлек арта. Моңа юл куймас өчен уку процессын яңача оештыруга кагылышлы катгый хә­вефсезлек таләплә­ренең барысы да төгәл үтә­лергә тиеш. Барысы да без­нең яңа уку елына ни дәрә­җәдә җитди әзерлек белән килүе­безгә бәйле, — диде бу уңайдан әлеге киңәш­мәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, барлык җа­вап­лы ведомство­ларның игътибарын янә бер тапкыр хәвефсезлек мәсьә­лә­­лә­ренә юнәл­теп.

Илдар Фазлетдинов.

Автор: Ример Насретдинов

Фото:https://yandex.ru/images/search?text=

Читайте нас: