Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 сентябрь 2020, 12:52

Нәниләр — ризыклы, зурлар эшле булачак

Республикада 7нче сөт кухнясы төзелә. Төзелеш1 октябрьгә әзер булырга тиеш.

Яңа җитештерү предприятиесе Кыйгы районында төзелә. Төзелеш өчен 47 миллион сум акча республика бюджетыннан бүленгән. “Сөт кухнясы” Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендәге 3 яшькә кадәрле 1,5 мең баланы тәэмин итәчәк. Сөт җитештерү куәте тәүлегенә — 3,5 тонна.
“Сөт кухнясы”нда модуль цехы төзелгән, тышкы коммуникацияләр үткәрелгән, әле эчке һәм тышкы бизәү эшләре бара. Алда югары технологияле корылмаларны кору һәм террриторияне төзекләндерү эшләре көтә.
Кыйгы белән бер үк вакытта аңа күрше булган Дуван, Мәчетле, Салават һәм Белокатай районнарында балаларга табигый сөт продукциясен тарату өчен модульле павильоннар урнаштырыла. Павильоннар киштәләр, суыткыч корылмалары, пандуслар, әзер продукцияне бушату өчен аерым ишек белән баетыла.
Төзелеш Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында бара.

Фото: "Башинформ"
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/N-nil-r--rizikli-zurlar-eshle-bulachak-438915/
Читайте нас: