Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында башлангыч сыйныф укучыларының барысын да бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычы куйган иде. Аны үтәү кысаларында Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республикада менюларның өч вариантын булдырды. Алар “Башкортстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге”ндә — экспертиза, Башкортстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсендә килешү процедурасын үткән.
Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре, барлык өч вариантны карап, һәр район өчен иң кулаен сайлаган. Федераль закон таләпләре нигезендә меню рәсми сайтларда урнаштырыла һәм алар белән ата-аналар таныша ала. 9 район менюның 1нче вариантын сайлаган, 27 район 2нче вариантка тукталган һәм 27се 3нче вариантны кулланачак.
Санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, көн режимын исәпкә алып, 1нче сменада укучы бала иртәнге аш белән тәэмин ителергә тиеш (мәктәптә 6 сәгатьтән дә артык укучы бер тапкыр кулланыла торган кайнар ризык белән тәэмин ителә), икенче сменада балалар төшке аш белән тәэмин ителә.
Иртәнге аш кабымлыклардан, кайнар ризыклардан һәм кайнар эчемлекләрдән торырга тиеш, шулай ук, менюга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә киңәш ителә.
Төшке аш кабымлык, беренче, икенче (төп кайнар ризыкка ит, балык яисә кош ите керә) һәм татлы ашамлыкны үз эченә алырга тиеш.
Безнең төбәктә федераль һәм республика бюджетларыннан 1-4нче сыйныф укучылары һәм аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән 5-11нче сыйныф укучылары — бер, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар ике тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителә.
Кайбер ата-аналар мәктәпләрдә балаларның бушлай туклануын оештырудан канәгать түгел. Мәктәптә туклану мәсьәләләре буенча Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар линия”се эшли: + 7 (347) 292-11-52. Эш вакыты: 9:00-18:00 сәгатьләрдә, төшке тәнәфес 13:00-14:00 сәгатьләрдә.