Ковалёва сүзләре буенча, БДИга әзерләнгәндә ул тәкъдим ителгән пособиеләрнең федераль исемлеккә кергән әсбабын кулланган. Шул учебникта бирелгән төрле терминнар һәм аңлатмаларны ятлаган. Имтихан вакытында “социаль мобильлек” терминын китапта язылганча аңлаткан. Әмма аның эшен тикшерүче комиссия Ковалёваның җавабын тулы түгел дип тапкан һәм билгесен киметкән – укучы кызга 99 балл куйганнар.
Дарья Ковалёва бу карар белән килешмәгән һәм апелляциягә биргән. Нәтиҗәдә комиссия аның дәгъвасын тикшергән һәм пособиедә хата булуын таныган. Шулай итеп, Ковалёва 100 балл иясе булган.
«Укырга кергәндәге конкурсларда 100 балл зур өстенлек бирә. Шуңа БДИда шундый югары баллга ия булу һәр укучының хыялыдыр дип уйлыйм. Укырга керүгә килгәндә исә, мин чыннан да мәктәптән соң белем алырга хыялланган вузда укыйм», – ди Дарья Ковалёва.