Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 октябрь 2020, 13:25

150 авыл укытучысы дәүләт ярдәме алачак.

Башкортстанда яшь авыл укытучылары 690 мең сум күләмендә грантлар алачак.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров планлаштырганча, быел 150 авыл укытучысы дәүләт ярдәме алачак. Әлегә кадәр грантлар күләме 600 мең сум булды һәм 100 укытучы гына бүләкләнә иде.
Конкурс тәртибе буенча, 35 яшькә кадәрге укытучылар, шул исәптән, авыл мәгариф учреждениеләрендә ким дигәндә ике ел эшләгән, матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Укытучы хезмәт салган авылда халык 10 мең кешедән артмаска тиеш. Гомуми белем бирү оешмалары һәм муниципаль районнарның мәгариф органнары үз кандидатларын грант алуга тәкъдим итәргә тиеш.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: