Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 октябрь 2020, 13:00

"Тоталь диктант-2020" булырмы?

Республикабызда, Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.

2020 елның 17 октябрендә бөтен дөньяда "Тоталь диктант-2020" узачак. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, оештыручылар аның өч форматын күз уңында тоткан. Тоталь диктантны барлык санитар нормаларны һәм социаль дистанцияне үтәгәндә, мәйданчыкларда, проектның рәсми сайтында һәм "#пишемдома" яңа форматында махсус форма аша онлайн язарга мөмкин булачак.

Уфада "Тоталь диктант-2020" офлайн форматта Уфаның 12 киңкүләм китапханәләре мәйданчыгында, барлык санитар нормаларны һәм социаль дистанцияне үтәп, катнашучыларның билгеле бер саны булган 12 мәйданчыгында узачак.

Автор: Зөһрә Исламова

Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Total-diktant-2020-bulirmi-482236/

Читайте нас: