Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә белдерде.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары өчен яллар 17 октябрьдә башланырга һәм 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәргә тиеш.
Республиканың мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, бүгенге көндә төбәктә 983 укучы ОРВИ белән авырган, мәктәп яшендәге тагын 200гә якын балада хәзерге вакытта covid-19 расланган һәм 150дән артык педагог та шушы авыру белән чирли.