Мәгариф министрлыгы һәм “Рособрнадзор” 2021 елда төп дәүләт имтиханнары тапшыру тәртибе проектын әзерләгән.
Имтиханнарның төп этапы 21 майдан 1 июльгә кадәр үтәчәк. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.
Алдагы елда төп дәүләт имтиханы өч этапта узачак: 20 апрельдән 14 майга кадәр — вакытыннан алда, 21 майдан 1 июльгә кадәр — төп, 3 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр өстәмә чор булачак.