Министрлыкның гомум мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге җитәкчесе Жанна Миникеева белдерүенчә, республика мәктәпләрендә көзге каникуллар 19 октябрьдә башланып, 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Семестрлар буенча укыган һәм инде ял итә башлаган мәктәпләрдә белем алучыларның да каникул вакыты озаячак.
Белгеч ышандыруынча, каникулларны озайту белем сыйфатына йогынты ясамаячак, мәгариф программалары коррекцияләнәчәк.
Башкортстан Башлыгы указына ярашлы, быел 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр вузлардагы бакалавриат, специалитет, магистратурада белем алучы беренче курс студентларына белем алу көндезге формада (очно) оештырылган, калган курслар өчен – дистанцион. Мәгариф эшенең үзенчәлекләрен искә алып, вузлар белем йортына килеп белем алучылар өчен әзерлек юнәлешләрен үзләре билгели.
Колледжларда 5 октябрьдән барлык курслар өчен дә белем алу уку йортына килеп укый торган итеп көндезге формада оештырылган. Шул ук вакытта дистанцион мәгариф технологияләре, электрон укыту да кулланыла.
"Роспотребнадзор"ның барлык таләпләре үтәлә. Бу хакта республика мәгариф министрының урынбасары Инесса Косолапова белдерде. Белгеч республика колледжларында санитар-эпидемиологик хәлнең тотрыклы булуын билгеләде һәм күмәкләп дистанцион укуга күчү булмаячагын ассызыклады.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Kanikullar--m-distantsion-ukitu-turinda-496802/