Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 октябрь 2020, 17:37

5нче сыйныфта адаптация

Башлангыч сыйныфтан югары сыйныфка күчү кризис чоры буларак кабул ителә. Аерым бер тәртипкә генә өйрәнгән укучылар өчен югары сыйныф кагыйдәләренә төшенеп киткәнче вакыт таләп ителә. Өстәвенә, бу чорда балаларда физиологик үзгәрешләр дә башлана. Бу, үз чиратында, укудагы өлгерешенә кире йогынты ясарга мөмкин. Йогынтының уңай якка булуы да ихтимал: «3» легә укучылар «4» һәм «5» билгеләренә өлгерә башлый.

Башлангыч сыйныфта һәр укучы укытучысының күз алдында гына. Ә югары сыйныфта алар үзаллылыкка өйрәнергә тиеш: дәрескә хәзерләнү, бүлмәдән-бүлмәгә йөрү, төрле хәлләрне чишү. Дәрескә соңга калу, өйгә эшне хәзерләмәү - башлангыч сыйныфларга караганда җитдирәк проблемага әверелә. Кайбер бала адаптация чорын тиз һәм җиңел кичерә, ә кайберләренә хәтта еллар кирәк. Бу вакытта аларның уку өлгереше дә түбәнәя.
Югары сыйныфка күчүнең дә уңай яклары бар. Төрле укытучылар укыту, төрле бүлмәләрдә белем алу аларга мавыктыргыч булып тоела. 5нче сыйныфта, әйтерсең дә, бала өчен яңа тормыш башлана. Күп бала бу вакытта үзенең ни белән кызыксынуын ачыклый. Димәк, булачак һөнәрен дә күзаллый дигән сүз.
5 сыйныфта баланың укуда өлгәрмәвенең сәбәпләре:
Физиологик үзгәрешләр. Бу яшьтә күп бала физиологик үзгәрешләр кичерә. Ул актив рәвештә үсә, тиз елаучан була, аның еш кына йокысы килә. Шул рәвешле хәтер, игътибар начарая. Мондый балага адаптация вакыты күбрәк таләп ителә.
Үз-үзеңә ышанмаучанлык. Кайчандыр бөреләнгән үз-үзеңә ышанмаучанлык сыйныфтан сыйныфка күчеп, синдә калырга мөмкин. Бала проблеманы хәл итмәс, мәсьәләне чишеп карамас борын, үзен булдыксыз итеп тоя. Моның сәбәпләре төрле: якыннарының басымы, аларның артык таләпчәнлеге, өметләр акланмаудан курку. Бала үзенә, уңышларына кис­кен карый башлый. Ышанычы югала. Шул рәвешле үз-үзенең бәясе төшә. Мондый балага әти-әнисе, укытучылар тарафыннан ярдәм кирәк.
Шәхси проблемалар. Укуда өлгереше түбәнәю шәхси проблемалар белән дә бәйле була ала: дусты белән конфликт, беренче мәхәббәт, гаиләдә проблемалар… Тәү чиратта баланы ни борчыганына төшенергә кирәк. Кайбер чакта вакыт та дәвалый, ә кайчакта психолог ярдәме кирәк булачак.
Сәләтсез булу. Кайбер ата-ана баласыннан артыгын таләп итә. Һәркем биюче яки җырчы була алмый. Баланың кызыксынуына игътибар бирү зарур.
Кызыксынучанлык булмау. Кайбер бала укуга кызыксынучанлык белән карамый. Моның сәбәпләре дә күп: үткән теманы аңламау, иптәшләре белән конфликт, шәхси проблемалар…
Бу сиңа үскәч кирәк булачак, дип даими кисәтү нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Әмма ата-ана тормыш мисаллары ярдәмендә балага әйтик, тапкырлау таблицасы, теге яки бу формуланың, кагыйдәнең кирәклеген аңлата ала. Бергәләп китаптан ниндидер сорауга җаваплар табу, сәяхәткә чыгу. Балага бу чор кризиска әйләнмәсен өчен укытучылар да, әти-әниләр дә бердәй көч салырга тиеш.

Лидия Солтанова, Ялгызнарат мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: